Кукмара муниципаль районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» дигән VII слеты тәмамланды

2024 елның 26 июле, җомга

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» дигән VII слетын рәсми ябу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел иң көчле исем өчен 31 команда көрәште, шулай ук слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашты. Форумга барлыгы 200 кеше җыелды.

«Слетның программасы якты һәм бай булды, барысына да ошады дип ышанам, – диде Рәис Гомәров, слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Бер елдан соң очрашырбыз. Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, укуда уңышлар һәм яңа җиңүләр телим».

Эльмира Шагаева Кукмара муниципаль районы хакимиятенә һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ хезмәткәрләренә слетны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Ышанам, форум 2024-2025 уку елына барысын да уңай хис-кичерешләр һәм энергия белән тулыландыргандыр, – диде ул. – Бөтенроссия һәм республика конкурсларында күбрәк катнашыгыз. Сезгә уңышлар, яңа казанышлар һәм ачышлар насыйп булсын!»

«Цифрлы урман викторинасы» интерактив интеллектуаль уены нәтиҗәләре буенча 1 нче урынны Арча районының «Лесхоз УББМ» МБМУның «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр алды, 2 нче урынны Лениногорск районының «Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУның «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында катнашучылар алды, 3 нче урынны Мамадыш районының «Олыяз лицее» МБМУ «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары алды.

«Аверс» программасында эш йомгаклары буенча 1 нче урынга Чулпан Ганиева («Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы) лаек булды, 2 нче урында – Илүзәр Кәшапов (Саба районының«Лесхоз УББМ» МБМУ «Нургали оныклары»), 3 нче урында – Яна Баранова («Экос» МБМУ «Лубян урта мәктәбе»).

«Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча Ислам Билалов һәм Илвина Насыйбуллина («Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы) җиңү яуладылар, 2 нче урында – Екатерина Ганина һәм Язилә Якупова (Зеленодольск районы Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт»), 3 нче урында – Карина Байкова һәм Глеб Чернов (Сарсак-Омга лицееның «Яшел армия»).

Мәктәп урманчылыклары күргәзмәсен оештырган өчен 1 нче урын «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгына бирелде, 2 нче урында – «Яшел йорт», 3 нче урында – Минзәләнең 2 нче урта мәктәбенең «Тополек» мәктәп урманчылыгы.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында-«Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы («Саба урманчылыгы» ТР ДКУ, Саба районы), 2 нче урында – «Табигать варислары» («Арча урманчылыгы» ТР ДКУ, Арча районы), 3 нче урында – «Урман дуслары» («Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ, Мамадыш районы). Шулай ук «Яшел йорт» берләшмәсе («Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ, Зеленодольск районы) «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International