Аксубай урман хуҗалыгы белгечләре каен һәм акация орлыкларын җыя башладылар

2024 елның 29 июле, дүшәмбе

«Аксубай урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре иенке каен һәм сары акация орлыкларын җыюга кереште. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә.

«Орлык әзерләү – күп вакыт таләп итә торган һәм озакка сузыла торган процесс, ул үз эченә орлык материалын җыюны гына түгел, ә аны вакытында киптерү, эшкәртү һәм дөрес саклау эшен дә ала», – ди урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов.

«Бүгенге көнгә барлыгы 150 килограмм орлык әзерләнде, – дип өстәде ул. – Җыелган орлыклар Татарстан Республикасының Урманны саклау үзәгендә тикшереләчәк һәм аннары база урман питомнигында чәчеләчәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International