ТР Урманны саклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы реестры мәгълүматларын актуальләштерү буенча эшләр алып барыла

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә дәүләт урман патологиясе мониторингы реестры мәгълүматларын актуальләштерү буенча эшләр дәвам итә. Реестрга кертелгәнче барлык белешмәләр урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына карата җир өсте күзәтүләре, ИСДМ-Рослесхоз һәм дистанцион зондлау белешмәләренә туры килү-килмәве буенча тикшерелә.

Ел башыннан 573,19 га мәйдандагы 110 кишәрлек реестрдан чыгарылган. Шулай ук гомуми мәйданы 965,7 га булган 267 кишәрлек кертелгән.

Реестр мәгълүматлары нигезендә урманчылыкларда 2025 елга урманнарны саклау чаралары планнары төзеләчәк. «Дөрес билгеләнгән чаралар республика урман фондының санитар һәм урман патологиясе торышын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», – диләр ТР Урманнарны яклау үзәге белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International