Рослесхозда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләрен карадылар

2024 елның 2 августы, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булып узды.

Чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үстерү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский, урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина һәм башкалар чыгыш ясады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында 2024 елның 1 августына 509 кг төп урман хасил итүче токым орлыклары әзерләнгән, шул исәптән нарат – 407 кг, чыршы – 72 кг, карагай – 10 кг, каен – 10 кг, юкә – 10 кг. Агымдагы елның икенче яртыеллыгында каен, корычагач, өрәңге һәм сабакчалы имән чикләвеге орлыкларын җыю планлаштырыла,

Иминият фондында 361 кг орлык бар, шул исәптән чыршы – 174 кг, нарат – 183 кг, карагай – 4 кг. Быел фондны 50 кг орлыкка тулыландыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International