10 августта Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучыларының традицион очрашуы узачак

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

2024 елның 10 августында Лубян урман-техник көллиятендә чыгарылыш укучыларының традицион очрашуы узачак. Чараның программасында – көллият буйлап экскурсия, музейга бару, концерт программасы һәм бәйрәм салюты.

Чыгарылыш укучыларын теркәү 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 1921 елда нигез салына. Бу вакыт эчендә көллияттә 9,9 меңнән артык белгеч укытып чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International