«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин ТР Мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» ДАМУ «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексындагы «Биосфера» лагерь-мәктәбендә катнашучылар өчен «Урманнарны янгыннан саклагыз» дигән темага лекция үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Очрашу барышында Айдар Гайфуллин укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ эшчәнлеге, барлыкка килгән урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.
«Статистика мәгълүматларына караганда, 10 урман янгынының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга, – дип билгеләп үтте ул. – Урман янгыннары өч төрле була: түбәнге, андый чакта урман түшәмәсе, мүкләр һәм лишайниклар янып бетә, ә агачларга янгын тими, һәм өске янгыннар була, ул чакта бөтен урман янып бетә. Янганнарның торфларга, туфракларга кагылышлы атамалары да бар».
Исегезгә төшерәбез, «Биосфера» лагерь-мәктәбе үз эшен 25 июльдә башлады һәм 11 августка кадәр дәвам итәчәк. Профильле сменада бөтен республикадан 55 укучы катнаша. Укучылар экология, урманчылык, туфракны өйрәнү, гидробиология һәм башка тармак фәннәрен өйрәнәләр.