Бүген министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде. Утырыш эшендә Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.
Ул сөйләгәнчә, бу елның 6 августына Татарстан Республикасында 509 кг орлык әзерләнгән, шул исәптән нарат – 407 кг, чыршы – 72 кг, карагай – 10 кг, каен – 10 кг, юкә – 10 кг. «Август-сентябрь айларында корычагач, каен, өрәңге һәм имән чикләвеге орлыкларын җыюны көчәйтергә кирәк, – диде Илгизәр Зарипов. – Шулай ук урман культураларын агротехник карау чараларын да активлаштырырга кирәк. 1 сентябрьгә план 90% дәрәҗәсендә үтәлергә тиеш».
Министрның беренче урынбасары быел республикада парсыз ефәк күбәләгенең яңа урыннары теркәлүен өстәде. «Урман утыртмаларын тикшерүне дәвам итәргә һәм хисапларны Министрлыкка вакытында тапшырырга кирәк», – дип билгеләде ул.
Шулай ук Илгизәр Зарипов искәрткәнчә, агымдагы елда 2,6 мең га мәйданда яшь үсентеләрне тәрбия максатларында кисү планлаштырылган. «Эш күләме буенча алдынгылар рәтендә – Саба, Болгар, Кайбыч һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыклары белгечләре, – дип ассызыклады ул. – Башкаларга тиешле чараларны күрергә һәм 1 октябрьгә кадәр төгәлләргә кушам».
Соңыннан министрның беренче урынбасары «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ кабул итү кампаниясенә тукталды.