Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны саклау чараларын башкару турында фикер алыштылар, шул мәсьәләләргә багышланган киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Төп нотыклар белән Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев һәм урманнарны саклауны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы Валерий Захаров чыгыш ясадылар.
Киңәшмә барышында урман патологиясен тикшерү, 2024 елда санитар-савыктыру чаралары, урманнарны дәүләт инвентаризациясен уздыру мәсьәләләре каралды.