“Бореаль урманнарга куркыныч яный” темасына багышланган Төньяк урманнары буенча XIV конференция эшчәнлегендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшләре белән идарә итүче Гадел Галиуллин катнашты.
Конференция Канаданың Эдмонтон шәһәрендә булды. Анда сәяси һәм фәнни эшлеклеләр, Бореаль урманнарны өйрәнүчеләрнең Халыкара ассоцияциясенә кергән (IBFRA) илләрдән: Россия, Канада, Норвегия, Финляндия һәм Швециядән иҗтимагый оешма һәм бизнес вәкилләре катнашты. АКШ Урман агентлыгы белгечләре конференциядә читтән торып катнашты.
Конференциядә бореаль урманнарны саклау, үстерү һәм файдалану турында актуаль темаларга докладлар тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар циркумбореаль хезмәттәшлек итү буенча теләкләр Протоколын килештеләр. Чараны оештыру барышында Россия экспертлары Канада Урман хезмәте вәкилләре белән очрашуларда катнашты. Урманны төзекләндерү, урманнарга дәүләт инвентаризациясе ясау, ике дәүләтнең урман сәясәте үзенчәлекләре турында аеруча актив дискуссияләр булды. Теләкләр турында Протоколны имзалау Канада Урман хезмәте башлыклары белән ике яклы очрашу вакытында булачак. Сөйләшүләр барышында урманнар буенча Россия-Канада хезмәттәшлегенең этаплары һәм төп юнәлешләре билгеләнәчәк.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы
матбугат хезмәте материаллары буенча