Татарстанда көзге чорда 1,4 мең га мәйданда киләсе ел культурасы буенча кишәрлекләр әзерләү эшләре башкарылачак

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Сентябрь башында Татарстан Республикасында 2024 елның көзге урман культуралары сезоны ачылачак. Аның кысаларында киләсе елда урман культураларын булдыру өчен 1,4 мең га мәйданда кишәрлекләр әзерләү һәм 10 тоннадан да ким булмаган төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары әзерләү планлаштырыла. Әлеге чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Хәзерге вакытта республикада урманнарны торгызу, урман культураларын агротехник карау, ауган агачлардан чистарту һәм кыр саклагыч урман утыртмалары арасында сайланма кисү эшләрен башкару дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International