ТР Урманны саклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү дәвам итә

2024 елның 6 сентябре, җомга

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны яклау үзәгендә урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый эшләрне уздыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатлары һәм бурычларына туры килә.

Август ахырында учреждениегә быел әзерләнгән гомуми авырлыгы 155 кг булган каен орлыгы партияләре кайтарылган.

«Башта белгечләр орлыкларның чисталыгын билгеләделәр, энтомоанализ үткәрделәр, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Соңыннан орлыкларның сыйфаты шыту ысулы белән тикшерелде. Һәр партиядән өч йөз данә орлык тиешле температураны һәм дымлылыкны саклый торган шыттыру аппаратына таратылды».

Аның сүзләренә караганда, анализ нәтиҗәләре буенча орлык партияләренең сыйфатның 1 нче һәм 3 нче класслары таләпләренә җавап бирүе ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International