ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында көзге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 6 сентябре, җомга

Бүген Министрлыкта видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда көзге чорда урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә төп доклад белән Илгизәр Зарипов чыгыш ясады.

Ул бүгенге көнгә Татарстан Республикасы территориясендә урман фонды белән чиктәш башка категория җирләрдә 293 термик нокта һәм 173 янгын очрагы теркәлгән, дип сөйләде. Шулай ук 2,15 гектар мәйданда МСТТ җирләрендә 2 янгын теркәлгән.

«Фаразланган мәгълүматларга караганда, якын арада республикада урманнарда янгын куркынычының IV классы сакланачак, – диде Илгизәр Зарипов. – Көзге чорда да урманнарда янгын чыгу куркынычы зур. Ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә янгын куркынычы янаган хәлгә системалы мониторинг ясауны дәвам итәргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International