Татарстан Республикасында парсыз ефәк күбәләге корты санын көзге исәпкә алу эшләренә керештеләр. Тикшерүләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре үткәрә.
«Исәпкә алу нәтиҗәләре бу елның октябрь ахырында билгеле булачак, – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин. – Аның нәтиҗәләре буенча 2025 елда зарарлы организмнарны юк итү яки бастыру буенча чаралар үткәрүгә документлар төзеләчәк».
Исегезгә төшерәбез, быел июнь аенда Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай һәм Лениногорск урманчылыкларында 12,2 мең га мәйданда парсыз ефәк күбәләге чыганакларын бетерү буенча чаралар уздырылды. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, биологик эшкәртүнең нәтиҗәлелеге 92% тәшкил иткән.