ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котладылар

2024 елның 13 сентябре, җомга

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар. Бүләкләр тапшырганда белгечләр ветераннарга нәтиҗәле, фидакарь хезмәтләре һәм урман тармагын үстерүгә һәм торгызуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

«Ветераннарның урман тармагы үсешенә керткән өлешләрен бәяләп булмый, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Аларның хезмәт батырлыклары урман хуҗалыгын үстерергә һәм  көчле итәргә ярдәм итте. Барлык ветераннарыбызны да Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Сезнең тәҗрибә һәм зирәклегегез яшь белгечләргә тапшырыла торган бәһасез мирас булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, рухи гармония, оптимизм һәм иң яхшы уңышлар телибез».

Исегезгә төшерәбез, Урман хезмәткәрләре көне ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. 1966 елның 13 августында әлеге бәйрәмне билгеләү турында Югары Совет Президиумы Указы кабул ителә, 1980 елда «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» Югары Совет Президиумы Указы белән аны бәйрәм итү раслана.

Хәзерге вакытта Урман хезмәткәрләре көнен Россия Федерациясендә, Беларусь Республикасында һәм Кыргызстанда билгеләп үтәләр. Бәйрәм урман тармагы, урманны саклау, агач әзерләү, целлюлоза-кәгазь, агач эшкәртү предприятиеләре белгечләрен, шулай ук урман сәнәгате комплексы ветераннарын берләштерә. 2024 елда Урман хезмәткәрләре көне 15 сентябрьгә туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International