Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Лениногорск муниципаль районында булды. Анда ул «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Кишәрлекләрне караганда аны җитәкче-урманчы Радий Салихов һәм урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Руслан Куличков озата йөрде.
Эш сәфәре барышында Рәис Гомәров Лениногорск кишәрлеге урманчылыгының 153 һәм 4 кварталларында 2025 елда урман торгызу һәм урман культуралары өчен туфракны әзерләү буенча быел башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Радий Салихов сөйләвенчә, бүгенгә 18 га мәйданда җир кишәрлекләре әзерләнгән, бу планнан 51% тәшкил итә.
Соңыннан министр урынбасары «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ТР ДБУ урман янгыннары станциясен һәм «Лениногорск урман хуҗалыгы» ТР ДБУ җитештерү участогын карап чыкты.