ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен оештыруга әзерлек дәвам итә. Акция Татарстан Республикасында «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2024 елның октябрь башында үткәреләчәк.
Хәзерге вакытта республика территориясендә участокларның локациясен һәм утырту материалының токым составын билгеләү буенча эшләр төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә 43 мәйданчык билгеләнгән.
Утырту вакыты һәм урыны турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә була: https://сохранимлесрф.рф/.
Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 6нчы мәртәбә узачак. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.