Татарстан командасы «Урман кисүче – 2024» IX Россия чемпионаты призерлары исемлегенә керде

2024 елның 20 сентябре, җомга

Пермь шәһәрендә «Урман кисүче – 2024» IX Россия чемпионатына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, иң көчлеләр исеме өчен илнең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан вәкилләр көрәште. Конкурста катнашучылар бензопычкы чылбырын алыштыру, аркылы кисү, агач кисеп аудару, ботакларны кисү һәм гомуми эстафетада үз осталыкларын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы командасын «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы вәкилләре чемпионатта бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, бензомотор пычкылы операторларның команда беренчелегендә призерлар булдылар, икенче урынны алдылар. Георгий Захаров шулай ук яшүсмерләр арасында 1 нче урынга, Елена Сафиуллина хатын-кызлар арасында 3 нче урынга лаек булды. Моннан тыш, Станислав Маринин «Катнаш кисү» күнегүендә – 3 нче, Фидаил Адеев «Ботакларны кисү» күнегүендә 2 нче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International