Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашты

2024 елның 20 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Киләчәк хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук тармак өчен актуаль булган башка мәсьәләләр дә кузгатылды.

Бүгенге очрашуда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.

Искәртеп үтик, Беларусь Республикасы урман хуҗалыгы министры Александр Кулик Татарстанга эш визиты белән килде. Кичә, 19 сентябрьдә, ул Саба муниципаль районында булды, «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Белоруссиянең Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге эшчәнлеген дә өйрәнде.

 

 ТР Рәисенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International