«Нургали оныклары» берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр мәктәп урманчылыкларының төбәкара слетында призерлар булдылар

2024 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Узган атна азагында «Шап» сәламәтләндерү комплексы» ДУП (Мари Иле Республикасы) базасында мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды. Слетта Мари Иле Республикасыннан, Чувашиядән һәм Татарстаннан, шулай ук Түбән Новгород өлкәсеннән 124 кеше катнашты.

Татарстаннан Саба районының Лесхоз УББМ «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы әгъзалары чыгыш ясады.

Өч көн дәвамында яшь урманчылар остазларыннан яңа белем һәм күнекмәләр алдылар, урман тармагы һөнәрләре белән якыннан таныштылар, төрле мастер-классларда катнашып, командалар арасында ярыштылар.

Слет йомгаклары буенча «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында катнашучылар команда зачетында 2 нче урынны алдылар. Команда шулай ук «Марий Иле Республикасының мәктәп урманчылыкларына-55!» котлау открыткалары конкурсында 2 нче урынны алды, ә Илүзәр Кәшапов «Иң яхшы яшь урманчы» номинациясендә слетта җиңүче булды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International