Татарстанда чикләвек җыю сезоны дәвам итә: Кыямовлар гаиләсе үзеннән өлеш кертте

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында бар куәткә сабакчалы имән чикләвеге әзерләнә. Кампаниядә урман тармагында эшләүчеләр генә түгел, гаиләләр дә катнаша. Бу атнада Кыямовлар гаиләсе Лаеш урманчылыгының Питрәч кишәрлеге урманчылыгы урман фонды территориясеннән 40 килограммнан артык чикләвек җыйган.

«Улым бик кызыксынучан, табигать һәм минем эшем белән кызыксына, – дип сөйләде «Лаеш урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Марат Кыямов. – Мин аңа еш кына үземнең нәрсә белән шөгыльләнүем һәм урман үстерү өчен күпме эшләр башкарылуы турында сөйлим. Бу юлы күңелле һәм файдалы нәрсәләрне бергә кушарга, вакытны да бергә үткәрергә, чикләвекләр дә җыярга булдык».

«Барыгызны да безнең инициативага кушылырга чакырабыз. Балаларны табигатьне яратырга кечкенәдән өйрәтергә кирәк бит, – дип өстәде Марат Кыямов. – Бу гаиләне берләштерү һәм туган республикабызның урман байлыкларын саклау һәм арттыруга үз өлешеңне кертү өчен менә дигән мөмкинлек».

Искәртәбез, 2024 ел Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елында мәхәббәт, тугрылык, хөрмәт, үзара аңлашу һәм ярдәм кебек традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International