«Урман аланы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Буа урманчылыгының Чүпрәле кишәрлеге урманчылыгы территориясендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе узды. Анда «Буа урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм Шылангы УББМ «Урман аланы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр катнашты.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 0,5 куб.м. калдык җыелды.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 9 сентябрьдә башланып, 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International