Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Сергей Ковалев үз чыгышында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Идел буе федераль округы территориясендә 476 урман янгыны булган, янгын 1645 гектар мәйданны тәшкил итә.
«Янгын куркынычы классы әлегә кимеми. Соңгы тәүлектә Мордовия, Киров һәм Саратов өлкәләрендә 3 урман янгыны теркәлгән, –диде ул. – Янгын куркынычы булган вәзгыять мониторингын көчәйтергә һәм термик нокталар һәм янгыннар турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк».