ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Анда ул «Арча урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Эшләрне караганда аны җитәкче-урманчы Шамил Хәйруллин һәм урман хуҗалыгы директоры Нияз Сәлахов озатып йөрде.

Визит барышында министр күркә киптергечне, урман янгыннарын сүндерү станциясен, урман хуҗалыгының җитештерү участогын карап чыкты. Шамил Хәйруллин ел башыннан белгечләр тарафыннан 237,7 кг орлык әзерләнүе турында сөйләде. Бүгенге көндә имән, корычагач һәм юкә орлыклары җыела.

Аннан соң Равил Кузюров питомникта һәм Сорнар кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урнашкан теплицада чәчүлекләрнең сыйфатын бәяләде. Аңа теплицаның быел төзелүе, май аенда каен орлыклары чәчелүе турында хәбәр иттеләр. «Шытымнар яхшы», – дип өстәде Шамил Хәйруллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International