Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылган

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Алабуга шәһәренең «Созвездие» 40 нчы балалар бакчасы территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утыртылган. Акциядә «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ белгечләре, педагоглар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашкан. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

Акциядә катнашучылар 30 данә нарат, чыршы, миләш, артыш һәм магония үсентеләре утыртканнар. 

«Акциягә балалар бик теләп кушылды, – дип сөйләде «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Оксана Смирнова. – Киләсе агач утырту 5 октябрьгә планлаштырылган».

Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 6нчы мәртәбә уздырыла. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International