«Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды

2024 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Аның кысаларында укучылар мәктәп янында урнашкан урман утыртмасын чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистартканнар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.

«Мондый акцияләр экологияне яхшыртырга гына түгел, балаларда табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга да ярдәм итә, – диде укытучы, «Каенкай» берләшмәсе җитәкчесе Илһамия Сафиуллина. – Чиратта –  «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе. Балалар агач утыртуда да катнашырга уйлыйлар».

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 9 сентябрьдә башланып, 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International