ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышларында катнашты

2024 елның 5 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда «Мирас» спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Илфир Гыйбадуллин, Илназ Хөсәенов, Илдар Байгуҗин, Дмитрий Анохин, Артем Николаев, Нияз Имамиев һәм Рүзәл Хәйруллиннан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе командаларына каршы уйнады.

«Бүгенге матч мавыктыргыч булды. Безгә җиңел булмаган көндәшләр эләкте, әмма без бөтен көчебезне бирдек һәм уенның һәр минуты белән ләззәтләндек, – дип билгеләп үтте Илдар Байгуҗин. – Без үзебезнең команда белән горурланабыз һәм киләсе очрашуларда иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алачагыбызга ышанабыз. Киләсе ярышларга әзерләнәчәкбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International