Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2 миллион үсенте утыртылды

2024 елның 5 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды. Акция «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән оештырылды.

Акциянең үзәк мәйданчыгы «Зәңгәр күлләр» МСТТ участогы булды. Биредә 250 данә Европа чыршысы һәм гади миләш үсентесе утыртылды. Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Шәһәр яны, Зеленодольск урманчылыклары, Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы һәм Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы белгечләре катнашты.

«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан агач утырту акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Бу көзге акция инде 28 нчесе. Һәр чара барышында ел саен 500-600 гектарда яңа урманнар булдырабыз. Бүген бөтен республика буенча агач утырту өчен 170 мәйданчык сайлап алынган», – дип аңлатма бирде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Бер үк вакытта әлеге мәйданчыкта «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясе кысаларында урман фонды җыештырылды. Акциядә катнашучылар көче белән 2 кубометр каты көнкүреш калдыгы, 25 куб.м. коры-сары җыеп алынды, ауган агачлар черетү өчен өемнәргә салынды.

Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча волонтерлар бүген 600 гектар мәйданда 2 млн.данә үсенте утырттылар. Акциягә 20 мең кеше кушылды. Акция Биектау, Питрәч, Лаеш һәм Зеленодольск муниципаль районнарында киң колач белән узды.

Исегезгә төшерик, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Аның максаты – 70 млн. агач утырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International