Рослесхозда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре каралды

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында киңәшмә узды, анда 2024 елда «Экология» илкләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү мәсьәләләре каралды. Аны Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Алексей Венглинский үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Төп доклад белән урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.

Киңәшмәдә катнашучылар орлык материалы, нәселдәнлек үзенчәлекләре яхшыртылган орлыклар әзерләү, орлыкларның иминият фондларын формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көнгә Татарстан Республикасында 10422 орлык әзерләнгән, бу планнан 91% тәшкил итә. Шул исәптән нарат орлыгы – 452 кг, чыршы – 92 кг, карагай – 12 кг, каен – 1659 кг, имән – 7286 кг, юкә – 10 кг, корычагач 911 кг күләмендә җыелган. «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә 1109 кг орлык тикшерү узган, аларның сыйфаты турында таныклыклар бирелгән.

Утырыш азагында шулай ук агымдагы елда урманнарны «компенсацион» торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International