Ульяновка мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр алдагы чорга бурычлар турында фикер алыштылар

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Чирмешән районының Ульяновка урта мәктәбендә мәктәп урманчылыгында катнашучылар җыелышы булды. Аның эшендә «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ Светлогорск кишәрлеге урманчысы Юрий Кашин катнашты.

Балалар эшкә йомгак ясадылар һәм 2024 елның 4 кварталына бурычлар турында фикер алыштылар. Укучылар «Кышын кошларны ашатыгыз», «Яшә, чыршы» һ.б. табигать саклау акцияләрендә катнашырлар, белемнәрен Бөтенроссия экология диктантында тикшерерләр, дип көтелә.

Җыелыш азагында кишәрлек урманчысы Юрий Кашин мәктәп укучыларына ТР мәктәп урманчылыклары слетында актив катнашканнары, табигатьне саклау эшчәнлеген алып барганнары һәм республиканың урман байлыкларын саклауга һәм арттыруга керткән өлешләре өчен «Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International