«Экосистема» хәрәкәтенең «БумБатл» акциясендә катнашучы топ-15 регион аталды: Татарстан җыелган макулатура саны буенча беренче өчлеккә керде

2024 елның 18 октябре, җомга

Өч атна эчендә акциядә катнашучылар каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын формалаштыруга һәм «Экология» илкүләм проекты максатларына ирешүгә үз өлешен кертеп, 583 мең килограммнан артык кәгазь калдыклары җыйганнар. «БумБатл»ны оештыручылар арадаш нәтиҗәләр ясадылар һәм иң нәтиҗәле 15 регионны билгеләделәр.

Экология турында кайгыртучы Россия субъектлары исемлегенә 110 мең кг җыелган макулатура күрсәткече белән Белгород өлкәсе керде, Татарстан Республикасы – 38 мең кг. Өчлекне экологик акция өчен 36 мең кг кәгазь җыйган Башкортстан Республикасы йомгаклый.

Шулай ук лидерлар рәтендә: Чуашия Республикасы, Донецк Халык Республикасы, Брянск өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Ставрополь крае, Мордовия Республикасы, Вологда һәм Киров өлкәләре, Красноярск крае, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, Свердловск һәм Төмән өлкәләре.

«БумБатл» акциясе 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен проект сайтында теркәлергә кирәк: бумбатл.рф. Коллектив гаризалар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Беренчелек өчен шәхси зачетта 15 ноябрьгә кадәр көрәшергә мөмкин. Теркәлү вакытында оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуыгызны расларга, интерактив картада якындагы кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне шунда илтергә, тапшыру турында акт алырга һәм аны шәхси кабинетка тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International