Кама урманчылыгының Чистай кишәрлеге урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узган

2024 елның 21 октябре, дүшәмбе

Чистай районында «Кама урманчылыгы» ДКУ Чистай кишәрлеге урманчылыгы территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен үткәрү кысаларында шәһәрне яшелләндерү чарасы оештырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чара «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына туры килә.

Бу идеяне Биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, шәһәр суды хезмәткәрләре, Чистай районы буенча ата-аналар советы, «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар һәм кадет мәктәбе укучылары хуплап алган. Акциядә Крутая гора авылында 150 төп гади нарат утыртылган. 

Чарада катнашучылар шулай ук Чистай кишәрлеге урманчылыгының урман массивларында парлы тояклы хайваннар өчен өстәмә тукландырылган тозлыклар да урнаштырганнар.

- Парлы тояклы хайваннар өчен өстәмә тукландырылган мондый тозлыклар кыргый хайваннарның яшәү өчен кирәкле минераль матдәләргә ихтыяҗын канәгатьләндерә, – ди «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы җитәкчесе Максим Улыбин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International