Ютазы муниципаль районының Ютазы урта мәктәбендә «Агачка икенче гомер бүләк ит» экологик акциясенә йомгак ясалды.
«Агачка икенче гомер бүләк ит» акциясе 2024 елның ноябрендә узды, аны «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырды.
Акциядә катнашучылар Бөгелмә урманчылыгы һәм Бөгелмә урман хуҗалыгы оешмаларының мактау грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Аларны урман хуҗалыгының баш бухгалтеры Лилия Садыйкова тапшырды. Кубокны Дәниф Шәрәфетдинов алды, ул 86 кг макулатура җыйган.