Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге» директоры Айдар Гайфуллин, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында 2025 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек, урман янгыннары техникасын спутник навигациясе аппаратурасы белән тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук урман кишәрлекләрендә урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча арендага бирелгән чараларның йомгаклары турында фикер алыштылар.