Әлки муниципаль районының «Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ базасында мәктәп директорлары өчен районара семинар узган, анда мәгариф системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Чарада «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясаганнар.
Укучылар экологик тәрбиянең әһәмияте һәм үзләренең әйләнә-тирә мохитне саклауда актив катнашулары турында сөйләгәннәр. Алар катнашучыларга мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган экологик проектлар, «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» акцияләре турында мәгълүмат биргәннәр.
«Аларның чыгышы семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты, – дип сөйләде «Росток» берләшмәсе җитәкчесе, биология һәм химия укытучысы Гүзәл Җәббарова. – Безнең мәктәптә үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә, бу бит безнең җаваплылыгыбыз гына түгел, планетабызның киләчәге нигезе дә. Без балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләргә, аларны әйләнә-тирә дөньяга сак карарга өйрәтергә тиеш».