«Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин Советлар Союзы Герое И.Е.Кочнев исемендәге 2 нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Рамил Нуруллин укучыларга Татарстан Республикасында урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча алып барыла торган эшләр, урман профиле һөнәрләре һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку шартлары турында сөйләде.
Лубян урман-техник көллияте хаклы рәвештә урман тармагы өчен кадрлар әзерләү урыны булып тора. Монда 1921 елдан алып белгечләр әзерләү алып барыла, – дигән мәгълүмат бирде. – «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» юнәлешләре каралган.
Дәрестән соң мәктәп урманчылыгының 2024 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Рамил Нуруллин балаларга табигатьне саклау акцияләрендә актив катнашулары һәм халыкны экологик агарту буенча алып барыла торган эшләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук актив әгъзаларга «Биләр урманчылыгы» ДКУ мактау грамоталарын тапшырды.