Татарстанда «Чыршы» операциясе башланып китте

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында ведомствоара «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатларында урман кишәрлекләрен көчәйтелгән рәвештә патрульләштерү оештырылды. «Чыршы» («Ель») операциясе 2024 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

5 мең сум һәм аннан да күбрәк зыян салынган очракта, закон нигезендә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 260 ст. буенча җинаять җаваплылыгы каралган.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International