2024 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 33,7 млн. данә утырту материалы үстерелде

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында базислы урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эшләре төгәлләнде. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барылды.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләвенчә, быел барлыгы 33,7 млн.данә чәчкен һәм үсенте үстерелгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 28 млн.данә, яфраклы токымнар – 5,5 млн.данә, куаклар – 0,2 млн.данә.

«Утырту материалын җитештерү планы 9%ка арттырып үтәлде, – дип хәбәр итте Илгизәр Зарипов. – Бу сан 2025 елда урманнарны торгызу, табигатьне саклау акцияләрен оештыру һәм саклагыч урман утыртмалары утырту өчен җитәрлек булып тора».

Исегезгә төшерәбез, чәчкеннәрне үстерү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Республикада утырту материалы 51 базислы урман питомнигында һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә җитештерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International