Татарстан «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча нәтиҗәле төбәкләр өчлегенә керде

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген «Россия бүген» ХМАда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең алтынчы сезоны нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. Акция нәтиҗәләре турында Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов һәм «Хәтер бакчасы» АКО генераль директоры Элмурод Рәсүлмөхәммәдов сөйләде.

Видеоконференция режимындагы чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев катнашты.

Александр Панфилов хәбәр иткәнчә, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе йомгаклары буенча быел 70 миллионнан артык агач утыртылган. Акциядә илнең 89 төбәгеннән 1 миллионнан артык волонтер катнашкан.

«Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иң нәтиҗәле төбәкләр өчлегенә Саратов өлкәсе (4,6 миллион утыртылган агач), Кемерово өлкәсе (2,6 миллион агач) һәм Татарстан Республикасы (2 миллионга якын агач) керде», – дип өстәде ул.

Җавап сүзендә министр урынбасары Рәис Гомәров акцияне оештыручыларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенә югары бәя биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Урманны саклыйк» акциясе илдә генә түгел, Татарстан Республикасында да зур чараларның берсе, – диде ул. – Бу нәтиҗәгә республика оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре ярдәме, шулай ук татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә ирешелде».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International