ТР Урманны саклау үзәге филиалы хезмәткәрләре Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәргән

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге хезмәткәрләре Советлар Союзы Герое Н.Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен экскурсия үткәргәннәр.

Филиал директоры Светлана Мальчикова балаларны учреждение эшчәнлегенең төп юнәлешләре, дәүләт урман патологиясе һәм урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы белән таныштырган.

Филиал директоры урынбасары Венера Еременкова дәүләт урман патологиясе мониторингы ысулларына, аерым алганда, даими күзәтү пунктларында урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышын даими күзәтүләргә җентекләп тукталган. Ул укучыларга дәүләт урман патологиясе мониторингы буенча натураль эшләр барышында җыелган экспонатларны күрсәткән.

Экскурсия азагында Татар урман-орлык станциясе бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлназ Яруллина мәктәп укучыларына урман утыртмалары биләмәгән һәм урман торгызуны таләп иткән, урманнарны яңадан торгызуга дәүләт мониторингы кысаларында гамәлгә ашырыла торган җирләрне ачыклау өчен җирне дистанцион зонд белән тикшерүнең заманча технологияләренең әһәмияте турында сөйләгән. Балалар шулай ук урман үсемлекләре орлыкларының сыйфатын бәяләү процессын да күргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International