Спас районының Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Яшь табигать сакчылары» район экология турнирында 2 нче урынны алганнар. Чараны район мәгариф идарәсе, «Спас» дәүләт табигать тыюлыгы һәм «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ оештырган.
Шартларга ярашлы рәвештә, турнирда катнашучылар экология, биология, урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәтеп, берничә практик биремне үтәгәннәр.
Котлыйбыз!