Рослесхозда УК ФДМС системасын кертү һәм аның белән эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын гамәлгә кертү һәм аның белән эшләү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Рослесхоз җитәкчесе Иван Советников үткәрде.

Чарада РФ урман хуҗалыгы идарәсе органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында УК ФДМС белешмәләр кертү, дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре каралды.

Иван Советников гадәттәгечә кыш айларында агач әзерләүнең актив чоры башлануы турында ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә, системага ретроспектив белешмәләрне йөкләүдә өстенлек урманнан актив файдаланучы урманчылыкларга бирелә. Бу урман сәнәгате компанияләренең өзлексез эшләве өчен кирәк.

«Хезмәттәшләр, тагын бер кат ассызыклыйм, безнең бурыч – яңа модельгә җөйсез күчүне тәэмин итү. Бизнес ЛесЕГАИСтан УК ФДМСка күчкәндә кыенлыкларга тарырга тиеш түгел.  Субъектларга ел ахырына кадәр урман бизнесы вәкилләре белән бергәләп агач әзерләү эшләре алып барыла торган урман бүлемтекләренә бәйле барлык мәсьәләләрне төгәл хәл итәргә кирәк», – диде ул.

Иван Советников билгеләп үткәнчә, төбәкләргә ел ахырына кадәр шулай ук эре, урта һәм кече бизнес вәкилләре белән киңәшмә үткәрергә һәм УК ФДМС  системасында 2025 елның 1 гыйнварыннан ЭСД формалашуына игътибарны юнәлтергә кирәк. Агачны исәпкә алу ярдәмче системасының мобиль версиясен йөкләп алу мөмкинлеге бар. ЛесЕГАИС урманнан файдаланучылар өчен уку режимында гына ачык булачак. Моннан тыш, ведомство җитәкчесе субъектларга төбәкләр дәрәҗәсендә ЮХИДИ белән мәсьәләне эшләргә һәм QR-кодның системада формалашачагын хәбәр итәргә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International