Пермь «Россиянең яшьләр башкаласы» конкурсы финалистлары бишлегенә керде. Финалда катнашу хокукы өчен илнең 17 шәһәре көрәште. Пермь Яңа Уренгой, Омск, Томск һәм Хабаровск белән бергә топ-5кә эләкте.
Татарстанлылар «Россиянең яшьләр башкаласы» исеме өчен көрәштә Пермьгә ярдәм итә алалар. Бу елның 20 декабренә кадәр порталда тавыш бирергә мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/474115.
Тавыш бирү нәтиҗәләре 22 декабрьдә «Яшьләр вакыты» еллык премиясендә ясалачак.
Конкурста җиңү Пермь крае яшьләренә генә түгел, Идел буе федераль округының барлык төбәкләренә дә мөмкинлекләр ача – яшьләр башкаласы исемен алу яшьләр проектларын, грант конкурсларын һәм федераль дәрәҗәдәге чараларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтә.