Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман законнарын бозулар турында күзәтү-мәгълүмати семинар узды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда ачыкланган урман законнарын бозулар турында күзәтү-мәгълүмати семинар узды.

Чарада Департамент башлыгы урынбасары Антон Трифонов, округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.

Семинар барышында округ территориясендә ачыкланган һәм урманнарны торгызу һәм урман үрчетү, урманнарны саклау, дәүләт урман реестрын алып бару, урман кишәрлекләрен арендалау, урман декларацияләре һәм хисапларын тапшыруга бәйле хокук бозулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International