Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.
Утырышта докладлар белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров һәм Татарстан таможнясы бүлеге башлыгы Виктор Смирнов чыгыш ясады.
Айрат Әхмәров 2024 елның 11 аенда урман утыртмаларын законсыз кисүне ачыклау һәм кисәтү буенча гамәлгә ашырылган чаралар һәм «Чыршы» оператив-профилактик чарасының барышы турында сөйләде.
«Урман утыртмаларын законсыз кисүнең барлыгы 55 очрагы ачыкланды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда урман утыртмаларын законсыз кисү очраклары саны 53% ка кимеде, – дип хәбәр итте ул. – Урман утыртмаларын законсыз кисүне кисәтү һәм ачыклау эше системалы характерда, профилактикага зур игътибар бирелә. Ел башыннан бирле 2,9 меңнән артык профилактик чара үткәрелде».
Аның сүзләренә караганда, «Чыршы» оператив-профилактик чарасы Татарстан Республикасында 16 декабрьдә старт алган.
«Чыршы» операциясе кысаларында дәүләт урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләреннән мобиль патруль төркемнәре оештырылды, ылыслы агачларны законсыз кисү фактларын булдырмау максатыннан урман кишәрлекләрендә көчәйтелгән патрульлек оештырылды, шулай ук урманга сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән аңлату эшләре башкарыла», – дип йомгаклады Айрат Әхмәров.
Виктор Смирнов урман материаллары белән хокукка каршы тышкы икътисадый эшчәнлекне локальләштерү буенча башкарылган чаралар комплексы йомгакларына тукталды.
Утырыш азагында Татарстан Республикасында агач материалын законсыз әзерләүне, транспортировкалауны, сатуны һәм экспортлауны кисәтү һәм булдырмау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең 2025 елга эш планы расланды.