«Дубки» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Ашый торган җимлек» дигән экологик акция үткәргән

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Лениногорскиның 3 нче мәктәбенең «Дубки» урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Ашый торган җимлек» дигән экологик акция үткәргән. Аның кысаларында балалар көнбагыш, тары, миләш, алма орлыкларыннан эко-җимлекләр ясап, аларны уку йорты территориясендә элеп чыкканнар.

«Акция кышкы чорда кошларга ярдәм итү өчен генә түгел, балаларны табигать һәм экосистема турында кайгыртуның мөһимлегенә өйрәтү өчен дә оештырылды, – дип сөйләде татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Дубки» берләшмәсе җитәкчесе Резеда Мөхетдинова. – Эко-җимлекләр күп кенә өстенлекләргә ия. Алар тулысынча ашарга яраклы, экологик яктан чиста һәм кошларны куркытмый. Әгәр дә мондый җимлек җил аркасында өзелеп төшсә дә, кошлар аны барыбер ашаячак. Укучылар кошларны  кыш буе ашатырга уйлыйлар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International