Татарстан урманчылары 2024 елда «Экология» илкүләм проекты кысаларында урман барлыкка китерүче төп токымнарның 11,5 тонна орлыгын әзерләделәр

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләү эшләре төгәлләнде. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарылды.

«Республиканың урман тармагы белгечләре тарафыннан барлыгы 11,5 тонна урман үсемлекләре орлыгы җыелды, бу планның 100% тәшкил итә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелде, аларның сыйфаты турында сертификатлар бирелде».

Аның әйтүенчә, нарат орлыгы – 563 кг, чыршы – 77 кг, карагай – 10 кг, имән – 8,2 мең кг, каен – 1,6 мең кг, корычагач – 1 мең кг, юкә 23 кг күләмендә әзерләнгән.

«Шулай ук урман үсемлекләре орлыкларының иминият фонды да яңартылды, ул уңышсыз чорда урманнарны гарантияле торгызу максатыннан булдырылган, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Бүгенге көндә фондта 360 килограмм нарат, чыршы һәм карагай орлыгы бар».

Исегезгә төшерик, орлык җыю «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. 2025 елдан яңартылган илкүләм проектлар старт ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International