Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының бүлек башлыгы Айрат Әхмәров «ЭКОлидер-2024» республика конкурсында җиңүче булды

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «ЭКОлидер-2024» республика конкурсына йомгак ясалды. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 1 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр үткәрелде.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 19 декабрьдә Казанда «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы базасында узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм башкалар тапшырды.

Конкурс йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы» номинациясендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров җиңүче булды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International