Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2024 елның 20 декабре, җомга

Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск муниципаль районының Әйшә урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Урман гүзәлен саклыйк» темасына дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга «Чыршы» оператив-профилактик чарасы кысаларында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан башкарыла торган эшләр, ылыслы агачларны рөхсәтсез кисүдән саклауның мөһимлеге турында сөйләгән.

Дәрес азагында ылыслы агачларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алышканнар. Балалар, мәсәлән, агач утырту акцияләрендә катнашып, өмәләр оештырып яки дуслары һәм туганнары арасында урманнарны саклауның мөһимлеге турында мәгълүмат таратып, табигатьне саклауга үз өлешләрен ничек кертә алулары турындагы фикерләре белән уртаклашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International