Бүген Министрлыкта «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең 2024 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2025 елга бурычлар турында» киңәшмә узды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыкларның җитәкчеләре һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов 2024 елда урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча комплекслы эшләр башкаруга дәүләт йөкләмәсе үтәлеше турында сөйләде. Урман торгызу эшләре 2,8 мең га мәйданда башкарылган, 33,7 млн.данә стандарт утырту материалы үстерелгән.
Федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру кысаларында 69 контроль (күзәтчелек) чарасы, 2,9 мең профилактика чарасы, урманны саклау буенча 35,6 мең патрульлек үткәрелгән. Рейдлар нәтиҗәсендә урман законнарын бозуның 142 очрагы ачыкланган.
«Бүгенге көнгә актуаль мәсьәлә – урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасына мәгълүмат кертү, – диде Илгизәр Зарипов. – Ел ахырына кадәр системага урман кишәрлекләре турында калган мәгълүматларны, урман бүлемтекләренең таксацион тасвирламаларын йөкләргә һәм агач ташучы транспорт чаралары турындагы мәгълүматларны тикшерергә кирәк».
Рәис Гомәров хезмәтне саклау, агач әзерләү һәм сату, техника паркын нәтиҗәле эксплуатацияләү, агач әзерләү, ташу һәм урман янгыннарын сүндерү өчен кулланыла торган техниканы спутник навигациясе аппаратурасы белән тәэмин итү мәсьәләләренә һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең 2024 елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә тукталды.
Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. Ул ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләренә урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген), урман сагын гамәлгә ашыру, урман тармагын цифрлаштыру, документлар рәсмиләштерү һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.
«Урманнарда 2025 елгы янгын куркынычы сезонына тулы күләмдә әзерлек башларга кирәк, – диде министр. – Урман янгыннарын сүндерү планнарын эшләүне һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен күздә тотам».
«Гомумән алганда, 2024 ел Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы өчен нәтиҗәле булды, куелган барлык бурычлар да үтәлде, – дип өстәде Равил Кузюров. – Барыгызга да нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерәм һәм киләсе елда темпларны киметмәвегезне сорыйм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба уңышлар телим».