Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Министр 4 баланың – Казаннан Элина Казарина, Саша Никишин, шулай ук Питрәчтән Илья һәм Богдан Мөхәммәтҗановларның теләкләрен үтәде.
Элина Казарина телескоп турында хыялланган, ә Саша Никишин – тере чыршы турында. Мөхәммәтҗановлар гаиләсе уенчыклар, «татлы» бүләкләр, шулай ук өй өчен һава чистарткыч һәм дымландыргыч алдылар.
Министрлыкның гомуми бүлеге җитәкчесе Ришат Мортазин балаларга бүләкләр тапшырып, министр исеменнән изге теләкләр җиткерде.
Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу чорда якынча 213 мең теләк үтәлгән.